Чистай төбәгенең Гаделша авылында бу атна ахырында истәлекле, көтеп алынган бәйрәм чарасы узды. Берничә гасырлык тарихы булган авылның үткәнен, бүгенгесен туплап, киләчәк буыннарга ядкарь итеп калдырылачак китапны тәкъдим итү чарасына авылдашлар, якташлар, башкалабыз Казаннан мәртәбәле кунаклар кайткан иде.
Китапка киң катлам укучылар өчен шактый күп мәгълумат тупланган. Моннан тыш әлеге чарада Гаделша авылында яшәүче гаиләләрнең нәсел шәҗәрәләре белән дә танышу мөмкин иде. Китапның авторлары – хезмәттәшебез, журналист Рәзинә Исмәгыйлева, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, академик, РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Приволжскмелиоводхоз» идарәсе директоры, Гаделша авылында туып үскән Марс Хисматуллин. Басманың фәнни консультанты – тарих фәннәре кандидаты Рафик Насыйров. Котлау сүзе белән Татарстан республикасы мәдәният министры урынбасары Данил Натфуллин чыгыш ясады.