«Милли кунакханә»гә җырчы, «Алтын барс» премиясе лауреаты Илдар Әхмәтовны чакырдык. Сәхнәдән югалып торган бу артист бик сагындырган.
Бәрхет тавышлы, үтә гади, рәхәт кеше ул – Илдар. Тамашачы белән очрашуга үзе дә сусаган. Бу көннәрдә ул үзенең концертына әзерләнә.
Болар һәм иҗатындагы үзгәрешләр турындагы әңгәмә сезнең өчен дә кызыклы булыр.
17 гыйнвар 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.