Сез шигырь яратасызмы? Балтач төбәгендәге Кариле авылында яшәүче шагыйрә Чулпан Габделганиева шигърияте сезне битараф калдырмас.
Чулпан шагыйрә генә түгел. Ул – шашка буенча Татарстан һәм Россиянең спорт остасы, дөнья чемпионы һәм Европа чемпионатында катнашып, беренче урынны яулаган спортчы да әле.
Аның белән якыннанрак танышасыгыз килсә, 5 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.