
«Милли кунакханә»нең географиясе киңәя бара. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең татар мәдәниятен барлауга, саклауга булган өлеше гаять зур. Шундый фидәкарь шәхесләрнең берсе, Киров өлкәсенең Нократ аланы шәһәре Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Кояш» татар җыры ансамбле җитәкчесе Рәисә Миннебай кызы Мөхәммәтшина – студиябез кунагы.
Аның белән әңгәмәне 22 октябрь 14.00 сәгатьтә карый аласыз. Безнең белән бергә булыгыз!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.