«Милли кунакхан»дә очрашулар дәвам итә. Студиябез кунагы – «Хозур ТВ» телеканалы баш мөхәррире Исмаил Нәүширбанов.
Тәүлек буе халыкка хезмәт күрсәтүче каналның тапшыруларга гаять бай һәм барча яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләгәнен сезнең белән дә уртаклашырга булдык. Мәркәзебез Казан Ислам дөньясының башкаласы шигаре астында узачак чараларда аларның миссиясе тагын да арта бит.
30 апрель 14.00 сәгатьтә безнең белән бергә булыгыз! Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.