Татар халкында ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик борынгыдан килә. Шундый йолаларыбызның берсе – «Карга боткасы» бәйрәме.
Әйтергә кирәк, халкыбызның күп кенә гореф-гадәтләре еллар, гасырлар алмашыну белән үзгәрә, хәтта югала да бара. Шуңа да без бу бәйрәм, йолаларны югалтмаска, аларны сакларга, балаларга җиткерергә тырышабыз, – ди саный Әтнә төбәгенең Ары авылы Мәдәният йорты директоры Раиля Кадимова.
Шушы көннәрдә генә Ары авылында зурлап «Карга боткасын» уздардылар. Бәйрәмгә олысы да, кечесе дә килгәннәр. Бәйрәмдә төрле күңелле һәм милли уеннар уйналган, күмәк биюләр биелгән. Оештыручылар бәйрәмдә катнашучыларны «Карга боткасы» бәйрәменең тарихы белән дә таныштырган.
Чараның ахырында барлык катнашучылар учакта – казанда төрле ярмаларны кушып пешергән тәмле Карга боткасы белән сыйланган. Ул боткадан кошларга да өлеш чыгарганнар. Бәйрәмдә тәм-томнар, коймак белән самавырда кайнаган чәй белән дә сыйланганнар.