Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Арчада иҗади гаиләләр бәйгесе үтте
Арчада иҗади гаиләләр бәйгесе үтте

Арчада иҗади гаиләләр бәйгесе үтте

04.03.2022
#Вакыйгалар

3 март көнне Арча Мәдәният йортында район күләмендә үткәрелгән «Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә» фестиваль-бәйгенең йомгаклау концерты узды. Гаилә, туганлык җепләрен ныгыту, иҗади гаиләләргә үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек тудыру, аларны мәдәният тормышында катнашырга тарту, җәмгыятьтә гаиләләрнең ролен үстерү уңаеннан оештырылган әлеге бәйге Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев ярдәме белән оештырылды.

Сайлап алу турлары февраль ае дәвамында онлайн-форматта авыл Мәдәният йортларында барды. Чарада барлыгы 53 гаилә катнашты. Катнашучылар «Минем гаиләм» номинациясендә презентация һәм видеороликлар ярдәмендә үз гаиләләре, нәсел агачы – шәҗәрә, милли гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштырды, «Иҗади бәйге» номинациясендә үзләренең иҗади яктан сәләтләрен күрсәтте. Шулай ук «Гаиләнең кадерле ядкәрләре» номинациясе аша катнашучыларның кул эшләнмәләре, гаилә ашлары, һәр гаиләдә буыннан-буынга күчеп, кадерләп сакланган ядкәрләр белән танышырга мөмкин булды.

Мәдәният йорты фойесында гаиләләр тарафыннан бик матур һәм бай күргәзмә оештырылган иде. Анда гаиләләрдә кадерләп сакланган ядкәрләр тәкъдим ителде: Коръән китаплары, хатлар, бүләкләр, борынгы киемнәр, фоторәсемнәр, бизәнү әйберләре.

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениясе җитәкчесе Илфар Әюпов сүзләренчә, чарада катнашкан гаиләләр - районыбызның йөзе. Гаиләләр «Шәҗәрә – нәсел тамырыбыз», «Гаиләмнең кадерле ядкәрләре», «Оста кулда һөнәр бар», «Иҗади гаилә» номинацияләрендә бүләкләнде. Төп номинацияләрдә җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Чара гаиләләрнең концерт номерлары һәм махсус кунак - Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов җырлары белән үрелеп барды.

  • Арчада иҗади гаиләләр бәйгесе үтте
  • Арчада иҗади гаиләләр бәйгесе үтте

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Укытучы көнендә студиягә педагогика фәннәре…
03.10.2025
«Дәү әни-Дәү әти көне» республика акциясендә катнашыгыз!
«Дәү әни-Дәү әти көне» республика акциясендә катнашыгыз!и»
01.10.2025
Укытучы көне алдыннан Татарстанның атказанган укытучысы, әдәби тәнкыйтче Рамазан Кәбиров белән сөйләшәбез
Укытучы көне алдыннан Татарстанның атказанган укытучы…
01.10.2025
Кул эшләре остасы Айгөл Хәмидуллина үзенең BAYLAM. TATAR бренды турында сөйли
Кул эшләре остасы Айгөл Хәмидуллина үзенең BAYLAM. TATAR бренды турында сөйли
30.09.2025
Наилә Сөләйманова җитәкчелегендәге «Яшь модельер» тегү студиясе белән таныштырабыз
Наилә Сөләйманова җитәкчелегендәге «Яшь модельер» тегү студиясе белән таныштырабыз
29.09.2025
Казанның М.Мозаффаров исемендәге музыка мәктәбе укытучылары белән очрашуга чакырабыз
Казанның М.Мозаффаров исемендәге музыка мәктәбе укытучылары белән очрашуга чакырабыз
23.09.2025
«Тургаем» вокаль-инструменталь ансамбле белән таныштырабыз
«Тургаем» вокаль-инструменталь ансамбле белән таныштырабыз
22.09.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.