«Милли кунакханә»дә сезне республиканың уңган кешеләре белән таныштыруны дәвам итәбез.
Гаярь, кырыс җитәкченең күңеле нечкәреп, кулына гармун алуы – дөньяның матурлыкка омтылу тугелмени? Кунагыбыз шундый асыл затларның берсе – Татарстанның атказанган төзүчесе, эшмәкәр, гармунчы, гомумән, сәнгатькә баш-аягы белән гашыйк ханым Рәсүлә Яруллина.
27 август 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
«Милли кунакханә»дәге бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.