Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Зәйдә Габдулла Тукайны искә алдылар
Зәйдә Габдулла Тукайны искә алдылар

Зәйдә Габдулла Тукайны искә алдылар

26.02.2026
#Вакыйгалар

26 февраль көнне Зәй шәһәренең С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Без Тукайлы халык!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Тукай поэзиясе кешеләрне гасырдан артык илһамландыруын дәвам итә. Аның әсәрләре 40 телгә тәрҗемә ителгән, алар яхшылыкка, гаделлеккә һәм кыюлыкка өйрәтәләр, кешеләрнең һәм Ватанның язмышы турында уйланырга өндиләр.

Тантаналы чарага Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Адилә Корнилова чакырылган иде.

Чарада катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар һәм аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Китапханә хезмәткәрләре «Печән базары» күренешен сәхнәләштерде. Тамашачылар «Мирас» ансамбле башкаруында җыр тыңладылар, ә «Елмаю» бию төркеме атаклы «Шүрәле» биюен башкарды. Кичә кунаклары шулай ук Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясына чумды.

Чарага шагыйрьнең китапларыннан саллы күргәзмә оештырылды, анда татар, рус һәм инглиз телләрендәге басмалар белән танышырга мөмкин иде.

Иң актив укучылар һәм шигърият сөючеләр Мария Костюченко, Роза Хәйретдинова, Әнисә Шәфиева, Флера Гыйниятова һәм Сергей Альмеченко Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Яшь буын да игътибарсыз калмады. Шигърияткә булган ихлас мәхәббәте, тырышлыгы һәм таланты өчен Камил Хамматов, Илхан Гәрәев, Камил Гыйльфанов, Диләрә Хафизова, Радмир Бусов, Сагдиана Сруртдинова бүләкләнде.

Бәйрәм татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Баулыда Сабантуйга сөлге җыю йоласын уздырырга җыеналар
29.05.2026
Оста, чигүче Гөлназ Әкбәрова белән очрашуга чакырабыз
Оста, чигүче Гөлназ Әкбәрова белән очрашуга чакырабыз
28.05.2026
Корбан гаетенә багышланган сөйләшүгә «Әл-Мәрҗани» мәчетенең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәровны чакырдык
Корбан гаетенә багышланган сөйләшүгә «Әл-Мәрҗани» мәче…
25.05.2026
Бездә кунакта – Татарстанның атказанган артисты, җырчы, композитор Рамил Миндияр
Бездә кунакта – Татарстанның атказанган артисты, җырчы, композитор Рамил Миндияр
20.05.2026
Режиссер Гөлнара Закирова белән халык театрлары эшчәнлеге турында сөйләшәбез
Режиссер Гөлнара Закирова белән халык театрлары эшчәнлеге турында сөйләшәбез
18.05.2026
Радио көне уңаеннан студиябездә кунакта – «Тәртип» радиосыннан Ризәлә Исмәгыйлева
Радио көне уңаеннан студиябездә кунакта – «Тәртип» радиосыннан Ризәлә Исмәгыйлева
06.05.2026
Бездә кунакта – «Хозур ТВ» телеканалы баш мөхәррире Исмаил Нәүширбанов
Бездә кунакта – «Хозур ТВ» телеканалы баш мөхәррире Исмаил Нәүширбанов
30.04.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.