Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Зур Сәрдек авылында Сабан туена яшь киленнәрнең чиккән сөлгеләрен җыйдылар
Зур Сәрдек авылында Сабан туена яшь киленнәрнең чиккән сөлгеләрен җыйдылар

Зур Сәрдек авылында Сабан туена яшь киленнәрнең чиккән сөлгеләрен җыйдылар

04.06.2024
#Вакыйгалар

Татарның иң олы, затлы, гасырлар аша югалмыйча, милләт йөзе булып килгән Сабан туйлары якынлаша.

Республикабыз авылларында аңа әзерлек күптән башланды инде. «Әрәпә», «Ат аягын кыздыру», «Бирнә җыю», «Бүләк җыю», «Яулык жыю», «Сөрән салу» дип аталучы чараларның кыйммәте – халкыбызның гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклап калудадыр, мөгаен.

Кукмара төбәге Зур Сәрдек мәдәният йорты директоры Нурфия Вәгыйз кызы Фәттахова үзләрендә үткән әлеге күңелле чара турында безгә дә сөйләде.

«Яшь киленнең халык алдына чыгарган иң затлы бүләге – Сабан туена чиккән сөлгесе. Безнең Зур Сәрдек авылында яшь киленнәрнең Сабан туена сөлге чигеп бүләк итү йоласы әле дә яши. Һәр Сабан туенда 7-10лап сөлге җыела. Бу инде авылда ел саен дистәгә якын яңа гаилә корылуын да аңлата. Аннары, иң матур сөлгене билгеләү гадәте дә бар. Зур Сәрдек кызлары шуңа да әби-әниләренең чигү осталыгын үзләштереп калырга тырыша. Килен сөлгеләре белән мәйдан батырларын һәм ярышта иң ахырдан килгән атны бүләклибез. Сабан туе күрке – ат булса, чиккән сөлгеләр – бәйрәмнең иң матур бизәге», - дип саный Нурфия Фәттахова.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Яңа 2026 ел белән котлыйбыз!
30.12.2025
2025 елны шагыйрә, мөгаллимә Суфия Мостафина белән йомгаклыйбыз
2025 елны шагыйрә, мөгаллимә Суфия Мостафина белән йомгаклыйбыз
30.12.2025
Әтнә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Алсу Әскарова белән сөйләшәбезмм
Әтнә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Алсу Әскарова белә…
29.12.2025
Татарстаның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков белән 2025 елга йомгак ясыйбыз
Татарстаның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков белән 2025 елга йомгак ясыйбыз
25.12.2025
Аксубай төбәгендәге Хәсән Туфан елы турында язучының район музее директоры Тәгъзимә Низамова белән сөйләшәбез
Аксубай төбәгендәге Хәсән Туфан елы турында язучының район музее директоры Тәгъзимә Низамова белән сөйләшәбез
24.12.2025
Бездә кунакта - Энҗе һәм Илфат Камалиевлар
Бездә кунакта - Энҗе һәм Илфат Камалиевлар
23.12.2025
Җырчы Зәринә Хәсәншина белән очрашуга чакырабыз
Җырчы Зәринә Хәсәншина белән очрашуга чакырабыз
19.12.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.