
«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Чираттагы кунакларыбыз да бик күркәм шәхесләр.
Медиа мәйданында бик тиз арада абруй казанган һәм күпләр көтеп алган «Уйнагыз, гармуннар» телевизион тапшыруына нигез салган, Татарстаннын атказанган артисты Наил Сәгъдиев һәм танылган алып баручы, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе Айзилә Батырханова белән җылы әңгәмәне 20 август көнне 14.00 сәгатьтә тамаша кыла аласыз.
Безнең белән бергә булыгыз! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.