
17 июль көнне Әтнә районы Олы Әтнә авылы плотинасында «Балыкчылар бәйрәме» узачак.
Бәйрәмнең максаты – гаиләләр белән табигать кочагында бергәләп ял итү. Бәйгедә иң яшь һәм иң өлкән балыкчылар, иң күп, иң аз, иң зур, иң кечкенә балык тотучылар билгеләнәчәк. Соңыннан җырлы-биюле ял чарасында уха пешереп, коймак белән чәй эчү дә каралган.
«Бәйрәмгә рәхим итегез!», – дип чакырып кала кунакларны оештыручылар.