
Җәй ул – бәйрәмнәргә, төрледән- төрле фестивальләргә бай чор. Халкыбызның гореф-гадәтләрен барлап, тарих чоңгылында калдырмый халыкка җиткерүдә әлеге фестивальләрнең кадере, дәрәҗәсе бик зур!
«Сөлгеле капка» фольклор этник фестивале – күптән инде Арча төбәге, Ташкичү авылының визит карточкасына әйләнде. 18 июль көнне республика һәм чит төбәкләрдән килгән коллективлар тагын бер кат халкыбызның мәңгелек мирасын барлар.
Әлеге бәйрәм турында тулырак итеп сөйләргә без студиягә Ташкичү авыл Мәдәният йортының директоры Гөлфия Мәгъсумованы һәм сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиеваны чакырдык.
11 июль 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.