24 гыйнвардан башлап Теләче районы мәдәният учакларында зур оешканлык һәм уңыш белән үзешчән һәм халык театрлары смотр-конкурсы барды. Әлеге смотр-конкурс районда театр сәнгатен үстерү, популярлаштыру, талантларны барлау, халык, бигрәк тә үсеп килүче буын күңелендә әхлакый рухи кыйммәтләр, ватанпәрварлек хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Районның 7 авыл мәдәният йорты һәм 9 авыл клубы каршында эшләп килүче театр колективлары үзләре сайлап алган әсәрләрне сәхнәләштереп, мәртәбәле жюрига тәкъдим итте.
Репертуарга килсәк, ул комедияләрне дә, драма әсәрләрен дә үз эченә алган иде. Алар арасында «Картаямыни соң йөрәк» (Г. Нуруллин), «Гафу итә алсаң, әгәр…» (Х. Мөхәммәтдинова), «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т. Миңнуллин), «Безнең авылның кызлары» (Ф. Садриев), «Казан егетләре» (М. Гыйләҗев) һәм башка бик күп әсәрләр бар иде. Татар язучыларының бу әсәрләре заллары туп-тулы мәдәният биналарында тамашачыларга тәкъдим ителде.
Рольләрдә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең олысы-кечесе катнашты. Клуб мөдирләре, мәдәният йорты директорлары төп оештыручылар да, төп рольләрне башкаручыларның күбесе дә шәхсән үзләре булды. Спектакльләр өчен декорацияләрне дә һәр клуб үзенчә, бик оста эшләгән.
27 март – Халыкара театр көнендә, район мәдәният йортында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов катнашында әлеге бәйгегә йомгак ясалды: театр смотр-конкурсында призлы урыннар яулаган коллективларга, аерым номинацияләрдә танылу алган үзешчән артистларга дипломнар һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.
Призлы урыннарга Шәтке авыл Мәдәният йортының «Шатлык» халык театры коллективы (I урын), Күкчә авыл клубының «Сердәш» театр коллективы (II урын) һәм Олы Мәтәскә авыл Мәдәният йортының «Ташкын» театр коллективы (III урын) лаек булдылар.
Жюри әгъзалары тафафыннан шулай ук «Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы» һәм «Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы» номинацияләрендә үзешчән артистлар билгеләнде. Алар арасында Күкчә авылыннан Ләйлә Каюмова, Югары Мәтәскәдән Сәрия Гарипова, Шәткедән Фарил Саттаров, Аланнан Илнар Хәсәновлар бар иде. Шәтке урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Динияр Мозаффаров «Иң яшь актер» номинациясендә билгеләп үтелде.
Казаклар авыл клубы каршында эшләп килүче «Сәхнә» театр коллективы тарафыннан куелган «Өзелгән йөзем» (Д. Салихов) спектакленең музыкаль бизәлеше дә билгеләнде.
Ямбулат авыл клубының «Лачын» театр коллективы тарафыннан Фоат Садриевның «Безнең авылның кызлары» драмасы буенча куелган спектакль «Куелышның иң яхшы сценографиясе» номинациясендә җиңүче булды. Әлеге спектакль Ямбулат авыл клубында капиталь ремонттан соң куелган беренче сәхнә әсәре.
Ә бәйгенең Гран-при бүләгенә Ш. Закиров исемендәге XXV Төбәкара «Идел-йорт» республика конкурсында катнашып, III урынны алган Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан авыл Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Умырзая» театр коллективы лаек булды (режиссеры – Мәдәният йорты директоры Җамалиева Гүзәлия Гәптелхак кызы).
Моннан тыш, 25 март – Мәдәният хезмәткәре көне уңаеннан тантанада үз эшенең остасы булган мәдәният хезмәткәрләре белән тармак ветераннары да бүләкләнде. Җылы сүзләр, чәчәкләр һәм алкышлар мәдәниятчеләребезнең күңеленә илһам, дәрт өстәгәндер, яңа эшләргә рухландыргандыр дигән ышаныч бар.
Теләче район Мәдәният йорты методисты Зөлфия Мәхмүтова