Сезнең уйланганыгыз бармы, бүгенге авыл хатын-кызы нинди ул? Ә менә мин беләм. Ул чибәр, затлы, укымышлы, зыялы, кешеләрне һәм тормышны, табигатьне ярата торган сылу зат.
Бу тасвирламадагы бар сыйфатлар «Милли кунакханә»нең чираттагы чыгарылышы кунагына хас. Боларга өстәп, аның 3 бала әнисе, китапханәче, шагыйрә икәнен генә өстисе кала. Студиядә Апас төбәгенең Карамасар авылыннан Альбина Бәширова.
18 ноябрь,14.00 сәгатьтә безнең белән бергә булыгыз! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.