Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Казан мэриясе «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансына чакыра
Казан мэриясе «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансына чакыра

Казан мэриясе «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансына чакыра

21.08.2024
#Вакыйгалар

24 август көнне Казан мэриясе бинасы балконнарында «Казан тавышлары» дип аталган театральләштерелгән перформанс үтәчәк. Бер кичкә шәһәр администрациясе балконнары театр сәхнәсенә әвереләчәк.

Чара Казан шәһәре, Кремль урамы, 3 йорт адресы буенча узачак. Ул 20.30 сәгатьтә башлана. Мэрия балконнарыннан Казан театрларының әйдәп баручы артистлары рус һәм татар телендә шигырьләр укыячак, музыкантлар һәм җырчылар башкаруында музыкаль әсәрләр яңгыраячак.

Кичке перфоманс Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры чыгышыннан башланып китәчәк. Чарада Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Искәндәр Нуриҗанов, Илнур Закиров, Камал театры артистлары Ләйсән Фәйзуллина, Ришат Әхмәдуллин, Качалов театры артистлары Анна Макарова, Регина Габбазова, Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов, Резеда Сәләхова һәм Кариев театры артисты Булат Гатауллин катнаша.

Шулай ук балконнардан Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Эльза Заяри, Анастасия Макарова, Динә Закирова һәм таланталы башкаручылар Матвей Козин, Михаил Урецкий, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова һәм «Дорога Звезд» шоу-хоры чыгыш ясаячак.

«Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы Казан мэриясе тарафыннан 2021 елдан бирле үткәрелеп килә.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Яңа 2026 ел белән котлыйбыз!
30.12.2025
2025 елны шагыйрә, мөгаллимә Суфия Мостафина белән йомгаклыйбыз
2025 елны шагыйрә, мөгаллимә Суфия Мостафина белән йомгаклыйбыз
30.12.2025
Әтнә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Алсу Әскарова белән сөйләшәбезмм
Әтнә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Алсу Әскарова белә…
29.12.2025
Татарстаның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков белән 2025 елга йомгак ясыйбыз
Татарстаның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков белән 2025 елга йомгак ясыйбыз
25.12.2025
Аксубай төбәгендәге Хәсән Туфан елы турында язучының район музее директоры Тәгъзимә Низамова белән сөйләшәбез
Аксубай төбәгендәге Хәсән Туфан елы турында язучының район музее директоры Тәгъзимә Низамова белән сөйләшәбез
24.12.2025
Бездә кунакта - Энҗе һәм Илфат Камалиевлар
Бездә кунакта - Энҗе һәм Илфат Камалиевлар
23.12.2025
Җырчы Зәринә Хәсәншина белән очрашуга чакырабыз
Җырчы Зәринә Хәсәншина белән очрашуга чакырабыз
19.12.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.