Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. «Дәү әни-Дәү әти көне» республика акциясендә катнашыгыз!
«Дәү әни-Дәү әти көне» республика акциясендә катнашыгыз!

«Дәү әни-Дәү әти көне» республика акциясендә катнашыгыз!

01.10.2025

1-10 октябрь көннәрендә, олыларга багышланган ункөнлек кысаларында, «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Дәү әни-Дәү әти көне» республика акциясе үтәчәк. Аның максаты – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, буыннар арасындагы элемтәләрне арттыру, олы буын вәкилләренең социаль ролен үстерү.

Акциянең оештыручысы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Чараны «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе («Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» ДБУ) гамәлгә ашыра.

Акциядә Татарстан җирлегендә яшәүче 6 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар һәм яшьүсмерләр катнаша ала. Чарада катнашу өчен 2025 елның 1-10 октябрь көннәрендә үзеңнең «ВКонтакте» сәхифәсендә әби-бабайларга багышланган язма урнаштырырга кирәк.

Катнашучылар үзләре теләгән форматны сайлый ала:

  • Дәү әни яисә дәү әти белән видеоинтервью (5 минутка кадәр), алар анда тормышларының кызыклы истәлекләре белән бүлешә.
  • Олы яшьтәге туганнарыгызның халык уеннары, аларның кагыйдәләре турында видеоаңлатма.
  • Катнашучының дәү әнисе яисә дәү әтисе турында ясаган иҗади видеоязмасы.
  • Фотолар (хәзерге яки гаилә архивыннан), фотоларга кыска гына аңлатма да беркетелергә тиеш.
  • Махсус хикәя яки кызыклы истәлек.

Барлык материаллар да уңай рухлы, позитив, олыларга рәхмәт хисләре белән сугарылган булырга тиеш. Чарада катнашу өчен акциянең хештегын күрсәтү мәҗбүри: #СПАСИБОБАБУШКАИДЕДУШКА2025.

«Акция тарихи хәтерне һәм гаилә традицияләрен саклау, балаларның гаилә тарихы белән кызыксынуын арттыру, шулай ук олы буынга карата ихтирам белдерү өчен бик уңай мөмкинлек», – дип саный оештыручылар.

Акция кысаларында килгән эшләр оештыру комитеты тарафыннан оригинальлек, теманың тирәнтен ачылуы, эмоциональлек, дөреслек, язмаларның сыйфаты кебек критерийлар буенча бәяләнәчәк. Акциядә катнашу оештыручылар тарафыннан язмаларның коммерцияле булмаган максатларда файдаланылуына ризалык бирү дип санала.

Акциянең нәтиҗәләре 2025 елның 25 октябренә кадәр игълан ителәчәк. Иң яхшы эшләр авторлары истәлекле бүләкләргә лаек булачак. Җиңүчеләр исемлеге һәм бүләкләр тапшыру тәртибе турындагы мәгълүмат «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» ДБУнең «ВКонтакте»дагы (https://vk.com/tatcultresurscentr) рәсми сәхифәсендә һәм Үзәкнең рәсми сайтында (https://tatcultresurs.ru/) игълан ителәчәк.

Туларык мәгълүмат өчен контактлар:

«Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» ДБУнең Фестиваль-конкурс программалары бүлеге, тел. (843) 293-27-92;

«Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» ДБУнең Халык иҗаты үсеше бүлеге, тел (843) 293-83-00

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Яңа 2026 ел белән котлыйбыз!
30.12.2025
2025 елны шагыйрә, мөгаллимә Суфия Мостафина белән йомгаклыйбыз
2025 елны шагыйрә, мөгаллимә Суфия Мостафина белән йомгаклыйбыз
30.12.2025
Әтнә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Алсу Әскарова белән сөйләшәбезмм
Әтнә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Алсу Әскарова белә…
29.12.2025
Татарстаның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков белән 2025 елга йомгак ясыйбыз
Татарстаның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков белән 2025 елга йомгак ясыйбыз
25.12.2025
Аксубай төбәгендәге Хәсән Туфан елы турында язучының район музее директоры Тәгъзимә Низамова белән сөйләшәбез
Аксубай төбәгендәге Хәсән Туфан елы турында язучының район музее директоры Тәгъзимә Низамова белән сөйләшәбез
24.12.2025
Бездә кунакта - Энҗе һәм Илфат Камалиевлар
Бездә кунакта - Энҗе һәм Илфат Камалиевлар
23.12.2025
Җырчы Зәринә Хәсәншина белән очрашуга чакырабыз
Җырчы Зәринә Хәсәншина белән очрашуга чакырабыз
19.12.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.