Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Балтачта Гаилә елын йомгаклап, Ватанны саклаучылар елын ачып җибәрделәр
Балтачта Гаилә елын йомгаклап, Ватанны саклаучылар елын ачып җибәрделәр

Балтачта Гаилә елын йомгаклап, Ватанны саклаучылар елын ачып җибәрделәр

13.02.2025

Балтач район Мәдәният үзәгендә узган Гаилә елына йомгак ясап, Ватанны саклаучылар елына старт бирелде.

Һәр үткән ел тарих битләренә илкүләм әһәмиятле вакыйгалары белән кереп кала, халык хәтерендә саклана. Узып киткән 2024 ел республикабызда – Фән елы, ә Россия күләмендә – Гаилә елы, аның кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән ел булды.

Биш хәрефтән генә торган «гаилә» сүзе бик зур мәгънәгә ия. Ел дәвамында районда уздырылган төрле чаралар аша Балтач районының күркәм, үрнәк гаиләләре белән таныштыру барды. Алар ирешкән уңышларга чын күңелдән сөенеп, горурлык хисләре кичерде балтачлылар. Чөнки халык фикеренчә, «Гаилә бәхете – ил бәхете».

Күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, һәр кешенең таянычы һәм терәге булган Гаилә елын озатып, 2025 ел – «Ватанны саклаучылар елы»на аяк бастык. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү кысаларында һәм илебез алдында торган бурычларның әһәмиятен исәпкә алып игълан ителгән бу ел, безгә буыннар бәйләнешен тирәнтен тоярга, киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итәчәк.

8 февраль көнне Балтач район Мәдәният үзәгендә узган чарада Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, шулай ук Россия Герое Рәсим Баксиков та катнашты.

Ватан каһарманнары, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм хезмәт батырлары турында хәтерне мәңгеләштерү эшен дәвам иттерү максатын куя Ватанны саклаучылар елы.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Әлкидә Сабан туена бирнә-бүләк җыю йоласы узды
04.06.2026
Бездә кунакта – Татарстанның халык артисты, танылган композитор Резидә Әхиярова
Бездә кунакта – Татарстанның халык артисты, танылган композитор Рези…
03.06.2026
Баулыда Сабантуйга сөлге җыю йоласын уздырырга җыеналар
Баулыда Сабантуйга сөлге җыю йоласын уздырырга җыеналар
29.05.2026
Оста, чигүче Гөлназ Әкбәрова белән очрашуга чакырабыз
Оста, чигүче Гөлназ Әкбәрова белән очрашуга чакырабыз
28.05.2026
Корбан гаетенә багышланган сөйләшүгә «Әл-Мәрҗани» мәчетенең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәровны чакырдык
Корбан гаетенә багышланган сөйләшүгә «Әл-Мәрҗани» мәчетенең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәровны чакырдык
25.05.2026
Бездә кунакта – Татарстанның атказанган артисты, җырчы, композитор Рамил Миндияр
Бездә кунакта – Татарстанның атказанган артисты, җырчы, композитор Рамил Миндияр
20.05.2026
Режиссер Гөлнара Закирова белән халык театрлары эшчәнлеге турында сөйләшәбез
Режиссер Гөлнара Закирова белән халык театрлары эшчәнлеге турында сөйләшәбез
18.05.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.