Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. 19 майда Болгарда «Изге Болгар җыены» узачак
19 майда Болгарда «Изге Болгар җыены» узачак

19 майда Болгарда «Изге Болгар җыены» узачак

16.05.2024
#Вакыйгалар

19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы узачак.

«Изге Болгар жыены» Болгарда 1989 елдан бирле уздырыла. Бу чара 922 елда Идел буе болгарларының дәүләт дине буларак Исламны кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмушның галим Ибн-Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы истәлегенә үткәрелә.

«Изге Болгар жыены» бөтен илдән дистәләгән мең кешене һәм чит илләрдән күпсанлы ватандашларны җәлеп итә. 2005 елдан бәйрәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы ярдәме белән үткәрелә.

Быел бәйрәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумының мәдәни программасы кысаларында узачак. Форум Казанда 14-19 май көннәрендә үтә. Чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе субъектларыннан делегатлар, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния идарәләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм мөселман дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре вәкилләре, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумда катнашучылар катнашачак.

Чараның программасы:

8:00 сәгатьтән «Памятный знак» комплексында «Ризаэтдин Фәхреддин – галим һәм дин белгече» күргәзмәсе ачылачак.

9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Музей письменности җирлегендә урта гасыр караларын ясау технологияләрен үзләштерү, Гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча мастер-класс узачак.

9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр төп сәхнәдә рухи вәкилләр катнашында бәйрәм концерты узачак. Шулай ук бәйрәмдә «Көрәш» дип аталган милли көрәшен күрергә мөмкин булачак.

10:15 сәгатьтә «Кече манара һәм Хан каберлеге» комплексы җирлегендә «Тәүбә» намазы узачак.

11:00 сәгатьтә Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чараларын ачу тантанасы була. Ачылу Истәлек билгесе һәм Җәмигъ мәчете арасындагы мәйданда узачак.

Бәйрәм кысаларында 12:00 сәгатьтә Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда коллектив намаз (Өйлә намазы) оештырылачак.

12:30 сәгатьтә төп сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты була.

Чара дәвамында Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының барлык музей объектлары эшләячәк.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Укытучы көнендә студиягә педагогика фәннәре…
03.10.2025
«Дәү әни-Дәү әти көне» республика акциясендә катнашыгыз!
«Дәү әни-Дәү әти көне» республика акциясендә катнашыгыз!и»
01.10.2025
Укытучы көне алдыннан Татарстанның атказанган укытучысы, әдәби тәнкыйтче Рамазан Кәбиров белән сөйләшәбез
Укытучы көне алдыннан Татарстанның атказанган укытучы…
01.10.2025
Кул эшләре остасы Айгөл Хәмидуллина үзенең BAYLAM. TATAR бренды турында сөйли
Кул эшләре остасы Айгөл Хәмидуллина үзенең BAYLAM. TATAR бренды турында сөйли
30.09.2025
Наилә Сөләйманова җитәкчелегендәге «Яшь модельер» тегү студиясе белән таныштырабыз
Наилә Сөләйманова җитәкчелегендәге «Яшь модельер» тегү студиясе белән таныштырабыз
29.09.2025
Казанның М.Мозаффаров исемендәге музыка мәктәбе укытучылары белән очрашуга чакырабыз
Казанның М.Мозаффаров исемендәге музыка мәктәбе укытучылары белән очрашуга чакырабыз
23.09.2025
«Тургаем» вокаль-инструменталь ансамбле белән таныштырабыз
«Тургаем» вокаль-инструменталь ансамбле белән таныштырабыз
22.09.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.