№ 2 2026 - Журнал-альманах «Түгәрәк уен»
Тасмалардан эшләнә торган бизәү алымын руслар колакка охшатып булса кирәк, «ушковая техника» дип атаганнар, шуңа ияреп «колак сыман чигү» диючеләр дә очрый. Чынлыкта исә XVIII гасырдан ук мәгълүм һәм татарларга гына хас әлеге бизәү ысулын «тырнак алмалау» дип атыйлар.

