Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Казанда «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинары ачылды
Казанда «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинары ачылды

Казанда «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинары ачылды

14.04.2025
#Вакыйгалар

14 апрель көнне Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән Сабантуйны оештыручылар өчен «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» дигән семинар-практикум ачылды. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстанных мәдәният ресурс үзәге белән берлектә оештырды. Семинар үз эшен 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Чараның рәсми ачылышы башкалабызның Каюм Насыйри музеенда узды. Семинарда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин һәм Каюм Насыри музее директоры Кәдрия Хәлимова сәламләде.

  • Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин
  • Каюм Насыри музее директоры Кәдрия Хәлимова

Тантаналы ачыш өлешеннән соң чарага җыелучылар бер-берсе белән танышты. Аннары алар өчен беренче лекция дә укылды. Тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институтының яңа тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Бахтияр Измайлов «Сабан туе: тарих һәм заманча үзгәрешләр» дигән темага чыгыш ясады. 

Ахырдан семинарда катнашучылар өчен Каюм Насыри музее буенча кызыклы экскурсия оештырылды.

Семинар-практикум ел саен уздырыла һәм катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел чарада Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән һәм 2 чит илдән 40 кеше катнаша. Семинарда катнашучылар арасында Владимир, Волгоград, Калининград, Кемерово, Киров, Курган, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Сведловск, Томск, Төмән, Чиләбе, Ленинград, Мәскәү, Мурманск өлкәләреннән, Пермь, Красноярск, Краснодар крайларыннан, Коми Республикасы, Удмуртия Республикасы, Саха Республикасы (Якутия), Казахстан, Австралиядән вәкилләр бар.

Семинар кысаларында катнашучылар Сабантуй бәйрәмен оештыруның һәм үткәрүнең төп принциплары, шәһәр мохитендә бәйрәм йолаларын торгызу технологиясе белән танышачаклар, бәйрәмнең уен ярышлары, музыкаль фольклоры, осталар ярминкәсен һәм Сабантуй мәйданчыкларын оештыру тәртибе, шулай ук татар традицион бәйрәм костюмы, татар костюмының классификацияләре, традицион көрәш буенча ярышлар һ.б. турында белем арттыра алачак.

17 апрель көнне семинарда катнашучылар Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районында булачак. Биредә алар татар милли бәйрәменең прологы белән танышып, мич коймагы һәм күн мозаикасы буенча остаханәләрдә катнашырга ниятли. Шулай ук чараны оештыручылар Ямаширмә авылында халык һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать музеена һәм Ибрә авылында Салих Сәйдәшев музеена экскурсия дә оештырачак. Семинар тәмамланганнан соң катнашучыларга сертификатлар һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылачак.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Габдулла Тукай музей-комплексы…
19.05.2025
Бездә кунакта - этномузыкант Руслан Габитов
Бездә кунакта - этномузыкант Руслан Габитов
14.05.2025
Апаста «Тукай әсәрләре буйлап» дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби-музыкаль кичә үтте
Апаста «Тукай әсәрләре буйлап» дип исемләнгән театральләштерелгән…
29.04.2025
«Милли кунакханә»дә Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева белән сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева белән сөйләшәбез
29.04.2025
Апаста Җиңүнең 80 еллыгына багышлан «Көзге ачы җилләрдә» спектакле тәкъдим ителде
Апаста Җиңүнең 80 еллыгына багышлан «Көзге ачы җилләрдә» спектакле тәкъдим ителде
25.04.2025
Тукайның әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова белән шагыйрьнең туган көненә багышланган чаралар турында сөйләшбез
Тукайның әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова белән шагыйрьнең туган көненә багышланган чаралар турында сөйләшбез
23.04.2025
Оста Фәйзрахман Камал юбилеен бәйрәм итә
Оста Фәйзрахман Камал юбилеен бәйрәм итә
21.04.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.